«Кризистан курыкмый торган һөнәрләр»: һөнәри юнәлеш көне (12+)

2 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары республикабызда әйдәп баручы югары уку йортларының берсе Казан федераль университетының Чаллыдагы филиалы белгечләре белән очрашты. «Кризистан курыкмый торган һөнәрләр» дип аталган һөнәри юнәлеш көне татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды һәм күтәренке рухта узды. 
Очрашу кунаклары балаларга уку йортында белем алу нәтиҗәсендә студент үзләштерергә мөмкин булган төрле һөнәрләр турында сөйләде һәм укырга керү кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирде. 
КФУ студентлары укучыларны студент тормышы белән таныштырды, «Чизкейк» театр студиясе үз мисалында заманча студентлар уңышлы уку белән бергә, үзләренең күпкырлы талантларын да ачып сала алуын күрсәтте. Блиц-викторина залдагыларны җанландырды һәм күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итеп, кәефләрне күтәрде. 

Әлеге чара укучыларга һөнәри яктан үзбилгеләнүдә булышлык итте һәм алар тормышта дөрес юлны сайлауга башлангыч нокта булырлык мөһим һәм зур кыйммәткә ия мәгълүмат алды дип ышанып әйтә алабыз. 

Поделиться: